Башкортстан Хөкүмәтендә республика юлларында чокырларны ямау буенча актуаль мәсьәләләр һәм юл инфраструктурасы өлкәсендә эшләрне контрольдә тоту һәм планлаштыру системасында чокырларны санлаштыру эше буенча киңәшмә узды. Киңәшмә видеоконференц-элемтә режимында республика Хөкүмәте Премьер-министрының беренче урынбасары Андрей Назаров рәислегендә вице-премьер Рәиф Абдрәхимов катнашлыгында узды.
Башкортстанның транспорт һәм юл хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Виктор Жульков хәбәр итүенчә, республиканың автомобиль юллары буенча 224 518 дефект санлаштырылган, аларның 201 905е ремонтланган. Бу - 90 процент.
– Без барлык муниципалитетларда да автомобиль юлларында дефектларны ремонтлау һәм санлы форматка күчерү эше алып барылуын күрәбез, әмма үтәлешнең 70 процентына җитмәгән районнар да бар, - дип билгеләп үтте Виктор Жульков.
Киңәшмәдә муниципалитетларның ишегалды территорияләрендә дә чокырларны ямау эшләренең барышы турында фикер алыштылар. Башкортстанның торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Николай Ельниковның мәгълүматлары буенча, 24 августка ишегалларында 17 меңгә якын чокыр бетерелгән, бу юл инфраструктурасы өлкәсендә эшләрне тикшерү һәм планлаштыру системасында санлаштырылган күрсәткечнең 75 процентын тәшкил итә. Лидерлар арасында – Стәрлетамак, Учалы һәм Мәләвез районнары, Уфа, Сибай, Салават шәһәрләре.
Киңәшмәдә бюджет акчаларын үзләштерү мәсьәләләре дә каралды, аерым алганда, «Хәвефсез һәм сыйфатлы автомобиль юллары» гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру кысаларында.
Чыганак: https://omet-rb.rbsmi.ru/
#национальныепроекты;#нацпроекты;#региональныепроекты;#регпроекты;#нацпроектыБашкортостан