Владимир Путинның 2018 елгы май указларына ярашлы булдырылган “Демография” милли проекты кысаларында Башкортстанда быел 3 900 урынга тәгаенләнгән 24 балалар бакчасы төзелә.
БРның Төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт комитеты рәисенең беренче урынбасары Рәмзил Күчәрбаев “Төзелеш сәгате”ндә сөйләвенчә, бер объект сафка тапшырылган. 6сы – югары әзерлек дәрәҗәсендә, 8 бина уртача әзерлек стадиясендә, 9 мәйданда әзерлек дәрәҗәсе 70 проценттан артмаган. Русия һәм төбәк бюджетларыннан бүленгән акчалар күләме 3,7 миллиард сумнан ашкан.
“Шундый заманча һәм матур балалар бакчалары төзүебез – куанычлы хәл. Эшләрне озакка сузмагыз, барын да ахырга калдырмагыз”, – диде киңәшмәдә Радий Хәбиров.
Чыганак: https://omet-rb.rbsmi.ru/
#национальныепроекты;#нацпроекты;#региональныепроекты;#регпроекты;#нацпроектыБашкортостан