+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Новости
27 август 2020, 10:23

Мәхәббәт, тугрылык һәм "Ал яулыклы тирәккәем"

Башкортстанда "Мәдәният" гомумдәүләт проекты кысаларында байтак эшләр башкарыла.Мостай Кәрим исемендәге Милли яшьләр театрында Чыңгыз Айтматов повесте буенча " Ал яулыклы тирәккәем" спектакле куелды. Аны башкорт труппасы яңа сезонга әзерләгән.

Башкортстанда "Мәдәният" гомумдәүләт проекты кысаларында байтак эшләр башкарыла.
Мостай Кәрим исемендәге Милли яшьләр театрында Чыңгыз Айтматов повесте буенча " Ал яулыклы тирәккәем" спектакле куелды. Аны башкорт труппасы яңа сезонга әзерләгән.
Спектакльнең режиссеры - Рөстәм Хәкимов, Ангизә Ишбулдина - инсценировка авторы, рәссам-куючы - Екатерина Сомова.
Чыңгыз Айтматовның "Ал яулыклы тирәккәем" повесте узган гасырның 70нче елларында язылган. Ул чакта бөек кыргыз язучысының әлеге әсәрен СССРда һәм башка илләрдә миллионлаган китап укучы яратып кабул иткән иде. Мәхәббәт һәм тугрылык турындагы повесть буенча спектакль дөньяның төрле театрларында күп тапкырлар куелды.
«Спектакльне тапшыру кичә ябык режимда узды, - дип хәбәр итә театрның матбугат хезмәте. - Театр коллективы эпидемиологик хәлнең якын арада тотрыклануына һәм тамашачы белән очрашуга өмет белдерә".
Фото: bashinform.ru
Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/
#национальныепроекты;#нацпроекты;#региональныепроекты;#регпроекты;#нацпроектыБашкортостан
Читайте нас: