+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
28 август 2020, 11:32

Скверда 100 видеокамера эшли башлады

Уфада икенче ел "Волна" скверын реконструкциялиләр.Эшләр 2018 елда ук башланган. Парк танымаслык булып үзгәргән. Республиканың Торак-коммуналь хуҗалык министрлыгында хәбәр итүләренчә, эшләр нәтиҗәсендә сквер территориясе 100 мең квадрат метрга кадәр арткан.

Уфада икенче ел "Волна" скверын реконструкциялиләр.
Эшләр 2018 елда ук башланган. Парк танымаслык булып үзгәргән. Республиканың Торак-коммуналь хуҗалык министрлыгында хәбәр итүләренчә, эшләр нәтиҗәсендә сквер территориясе 100 мең квадрат метрга кадәр арткан.
Күләмле реконструкция «Торак һәм шәһәр мохите» гомумдәүләт проектының «Уңайлы шәһәр мохите формалаштыру» федераль проекты буенча гамәлгә ашырыла.
Ике ел эшләү дәверендә паркта яңа асфальт өслек җәйгәннәр, балалар мәйданчыгы, тренажёрлар һәм воркаут комплексы белән спорт мәйданчыгы, хоккей тартмасы җиһазландырылган.
Шулай ук биредә стационар бәдрәфләр эшли башлаган, аларга кирәкле барлык коммуникацияләр китерелгән. Бакчада үзенчәлекле автошәһәрчек барлыкка килде, анда балалар тактиль форматта юл хәрәкәте кагыйдәләрен өйрәнә башлады.
Уфаның Ленин районы хакимияте башлыгы
Олег Котов сүзләренчә, хәтта эш көнендә дә паркта кеше күп. Һәм, әлбәттә, хәзер әниләр һәм балалар аеруча канәгать. «Волна» скверының бөтен территориясендә килүчеләр өчен зоналарның күрсәткечләре һәм җиһазларны файдалану һәм тасвирлау кагыйдәләре булган җентекле мәгълүмати стендлар урнаштырылган. Монда тагын 100 камераны үз эченә алган заманча видеокүзәтү системасын булдырганнар. Шулай булгач, шәһәр халкының хәвефсезлеге гарантияләнгән.
Паркны күләмле реконструкцияләүне 2020 елның ахырына кадәр төгәлләргә планлаштыралар.
Фото: bash.news.ru
Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/
#национальныепроекты;#нацпроекты;#региональныепроекты;#регпроекты;#нацпроектыБашкортостан
Читайте нас: