-16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
31 август 2020, 02:24

Берничә секунд эчендә су төбенә киткән

Казахстаннан 17 турист утырган биш метрлы яхта су төбенә берничә секунд эчендә төшеп киткән. Туристлардан тыш яхтада тугыз экипаж әгъзасы да булган. Италиядә яр буе сакчылары аның соңгы минутларын видеога төшереп интернетка куйганнар.

Казахстаннан 17 турист утырган биш метрлы яхта су төбенә берничә секунд эчендә төшеп киткән. Туристлардан тыш яхтада тугыз экипаж әгъзасы да булган. Италиядә яр буе сакчылары аның соңгы минутларын видеога төшереп интернетка куйганнар. Видеодан күренүенчә, янгын ялкыннары яхтаны бик тиз “ашап” бетерә һәм яхта су төбенә төшеп китә.
Бәхеткә, туристлар да, экипаж әгъзалары да исән. Коткару операциясендә ике катер белән вертолет катнашкан.
Чыганак: https://omet-rb.rbsmi.ru/
Фото:nlo-mir.ru
Читайте нас в