+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Новости
31 август 2020, 02:07

“Санлы өлгергәнлек” дәрәҗәсен күтәрәчәкләр

Русия хөкүмәте рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко Русия төбәкләре каршына мөһим бурыч куйды: алар икътисадның төп тармаклары, социаль өлкә һәм дәүләт идарә итүендә санлы өлгергәнлек дәрәҗәсен күтәрергә тиеш.Санлы үсеш, мәдәният, спорт һәм туризм мәсьәләләре буенча киңәшмәдә Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров катнашты.

Русия хөкүмәте рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко Русия төбәкләре каршына мөһим бурыч куйды: алар икътисадның төп тармаклары, социаль өлкә һәм дәүләт идарә итүендә санлы өлгергәнлек дәрәҗәсен күтәрергә тиеш.
Санлы үсеш, мәдәният, спорт һәм туризм мәсьәләләре буенча киңәшмәдә Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров катнашты. Илнең башка төбәкләрендәге сыман, безнең республикада да төбәк белән идарә итү үзәкләрен булдыру буенча эшләр бара. Радий Хәбиров былтыр ноябрьдә әлеге системаны булдыру турындагы указга кул куйган иде.
Шуңа ярашлы, икътисадның төп юнәлешләре — торак төзелеше һәм юл ремонтлаудан алып каты коммуналь калдыкларны ташу, шулай ук “Инцедент-менеджмент” һәм “Кире элемтә платформасы” системалары буенча гражданнарның мөрәҗәгатьләренә кадәр оператив мәгълүмат туплау планлаштырыла.
“РФның санлы икътисады” милли проекты буенча республикада берничә программа гамәлгә ашырыла һәм шулар арасында “Санлы дәүләт идарәсе” программасы иң мөһимнәренең берсеннән санала.
Чыганак: https://omet-rb.rbsmi.ru/
#национальныепроекты;#нацпроекты;#региональныепроекты;#регпроекты;#нацпроектыБашкортостан
Читайте нас: