+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
31 август 2020, 02:54

Янып үлүендә үзе гаеплеме?

Стәрлетамак шәһәрендә янгын вакытында 53 яшьлек ханым һәлак булган. Тикшерүчеләр, фаҗига килеп чыгуда ул үзе гаепле, дип фаразлый.

Стәрлетамак шәһәрендә янгын вакытында 53 яшьлек ханым һәлак булган. Тикшерүчеләр, фаҗига килеп чыгуда ул үзе гаепле, дип фаразлый.
Үлем белән тәмамланган вакыйга 26 августта булган.
Биш катлы йортларның берсендә урнашкан фатирда ут чыккан. Төтен исе сизгәч, бәлагә таручының күршеләре янгын сүндерүчеләрне чакырткан, тик инде соң булган: 53 яшьлек хатын-кыз ут корбаны булган.
Тикшерүчеләр фаразы буенча, фатирда янгын чыгуга сүндерелми калган тәмәке төпчеге сәбәпче булган.
Ханымның гәүдәсе экспертизага җибәрелгән.
Яман гадәтләр яхшыга илтми шул...
Фото: astrakhanfm.ru
Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/
Читайте нас: