«Мәдәният» гомумдәүләт проекты кысаларында 5 сентябрьдән 8 ноябрьгә кадәр «Русия — минем тарих» тарихи паркларында «Буыннар хәтере: сынлы сәнгатьтә Бөек Ватан сугышы» циклы картиналарының мультимедиа экспозициясе узачак.
Проект Русия Мәдәният министрлыгы һәм мәдәният буенча Патриарх Советы тарафыннан әзерләнгән. Күргәзмәне оештыручылар – «Минем тарихым» гуманитар проектлар фонды, «Прорыв» бизнес-программаларга һәм проектларга ярдәм фонды, Третьяков галереясе, РОСИЗО Дәүләт музей-күргәзмә үзәге, «Арт-Курьер» җәмгыяте.
2019 елның ноябрендә төп мәдәни вакыйга булган әлеге күргәзмәдә Мәскәү шәһәренең "Манеж” үзәк күргәзмәләр залында 259 507 кеше булды.
«Буыннар хәтере» экспозициясе «Русия музейлары хәзинәсе» проектының уңыш варисы булды һәм килүчеләрнең, экспертларның һәм музей җәмәгатьчелегенең уңай бәяләмәләрен алды.
Күргәзмә Бөек җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итүнең Хәтер һәм Дан елы дип игълан ителгән 2020 елда башлангычы булып тора.
«Буыннар хәтере» күргәзмәсе картиналарын карау 21 төбәктә, шул исәптән Уфаның тарихи паркында мультимедиа форматында узачак. Биредә проект җиһазлары һәм махсус эффектлар ярдәмендә Бөек Ватан сугышына багышланган 200 рәсем сәнгате шедевры тәкъдим ителәчәк.
Экспозиция проектта катнашучы төбәкләрдә уңай иҗтимагый резонанс тудырыр дип көтелә.
Фото: https://ru.wikipedia.org/wiki/
Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/
#национальныепроекты;#нацпроекты;#региональныепроекты;#регпроекты;#нацпроектыБашкортостан