+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Новости
3 сентябрь 2020, 11:26

Өч яшьлек малае... рульдә булган

Ике ир бәләкәй балалары белән мотоциклда узыш оештырганнар. Нәтиҗәдә, 3 яшьлек бала авария нәтиҗәсендә һәлак булган.Бу коточкыч хәл Ырынбур өлкәсендә булган. 37 һәм 35 яшьлек ике ир, спиртлы эчемлекләр эчеп, ару гына кызмача булып алгач, балалары белән мотоциклга утырып, узышырга булганнар. 35 яшьлеге өч яшьлек малаен руль артына утырткан.

Ике ир бәләкәй балалары белән мотоциклда узыш оештырганнар. Нәтиҗәдә, 3 яшьлек бала авария нәтиҗәсендә һәлак булган.
Бу коточкыч хәл Ырынбур өлкәсендә булган. 37 һәм 35 яшьлек ике ир, спиртлы эчемлекләр эчеп, ару гына кызмача булып алгач, балалары белән мотоциклга утырып, узышырга булганнар. 35 яшьлеге өч яшьлек малаен руль артына утырткан. Нәтиҗәдә, малай борылышта мотоцикл белән идарә итә алмыйча юл кырыена чыгып очкан.
Ирнең иптәше шунда ук ашыгыч ярдәм чакырткан. Бала алган җәрәхәтләрдән дәваханәдә үлгән. Ир үзе әлеге вакытта авыр хәлдә.
Ирнең хатыны белдерүенчә, ул моңа кадәр дә улына мотоциклы белән идарә итәргә рульне биргән булган. Хокук сакчылары бу хәл буенча җинаять эше ачкан.
Ә 37 яшьлек ир исерек килеш руль артына утырган өчен правасыз калган. Шулай ук, хәзер аны ата хокукыннан мәхрүм итәргә мөмкиннәр.
Фото: news.myseldon.com сайтыннан.
Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/
Читайте нас: