+2 °С
Болытлы
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Новости
3 сентябрь 2020, 11:32

"Ходай беркемгә дә мондыйны күрсәтмәсен"!

"Машина секунд эчендә өчкә бүленде. Ә анда..."Кичә Югары Кыйгы авылы халкы коточкыч хәл шаһитлары булган. Ленин урамында "Лада Приора" машинасы агачка килеп менгән.

"Машина секунд эчендә өчкә бүленде. Ә анда..."
Кичә Югары Кыйгы авылы халкы коточкыч хәл шаһитлары булган. Ленин урамында "Лада Приора" машинасы агачка килеп менгән. Салон эчендә ашыгыч ярдәм килүгә инде өч мәет булган. Руль артындагы водитель хокук сакчыларыннан качарга теләгән булган.
- Аның артыннан сиреналар белән кудылар. Ә бу урында - кискен борылыш. Аның тизлеге сәгатенә 120 километр булгандыр. Борылышка ул сыймады. Машина консерв банкасы кебек шартлады.
Коточкыч, беркемгә дә Ходай күрсәтмәсен! - ди урындагы халык. Әлеге факт буенча Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре тикшерү үткәрә. Һәлак булганнарның шәхесләре инде ачыкланган.
Фото:bash.news
Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/
Читайте нас: