Октябрьский шәһәренең Матросов урамындагы мәчеттә янгын 1 сентябрьдә 17:40 сәгатьтә башланган.
Бу хакта Башкортстан буенча.МЧС хәбәр итә. Ведомстводан янгын урынына дүрт машинада 14 хезмәткәр җибәрелә.
Янгын сүндерүчеләр килгәндә мәчет манарасының һәм чорманың бик нык төтенләве күзәтелгән.
Ачык ут 18:05 сәгатьтә сүндерелгән.
Һәлакәттә зыян күрүчеләр юк. Янгын сәбәпләре ачыклана.
Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/