Соңгы тәүлек эчендә Башкортстанда коронавирус белән авыруның 31 яңа очрагы ачыкланган, шуларның 15е Уфага туры килгән, дип хәбәр иттеләр республика Сәламәтлек саклау министрлыгында.
Барлыгы төбәктә пандемия башыннан бирле COVID-19 расланган 7856 очрак теркәлгән.
Бүгенге көндә стационарларда инфекция йоктырган 71 кеше дәвалана, шуларның сигезе - авыр хәлдә. 815 кеше йорт шартларында дәва ала.
"Бер тәүлек эчендә 20 пациент савыгып чыккан, пандемия башланганнан бирле 6941 кеше дәваханәдән чыгарылган, - дип билгеләп үттеләр ведомствода. - COVID-19дан үлемнең яңа очраклары теркәлмәде. Үлүчеләр саны элеккечә 29 кеше тәшкил итә".
Шул ук вакытта, дәваханәдән тыш үпкә ялкынсынуы булган авырулар саны көннән-көн арта бара. Әйтик, соңгы тәүлек эчендә төбәктә 91 шундый авыру ачыкланган. Стационарлардан 103 пациент чыгарылган.
Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/