+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
3 сентябрь 2020, 11:17

РКБ-да инфекцияне кем тараткан соң?

Уфада Куватов исемендәге Республика клиник дәваханәсендә үткән эпидемиологик тикшерү нәтиҗәләре билгеле булды. Тикшерү быел яз көне медицина учреждениесендә 200ләп хезмәткәр һәм 200 пациент COVID-19 инфекциясен йоктыргач оештырылган иде.

Хәтерегездә булса, дәваханәдә яткан өлкән яшьтәге бер пациент ханым мәрхүм булгач, ярганнан соң аңарда коронавирус инфекциясен ачыкланды. Нәтиҗәдә 6 апрельдә дәваханә ике атналык карантинга ябылды.
ТАСС, Башкортстан буенча баш санитар табиб Евгений Степановка сылтанып, тикшерү нәтиҗәсендә инфекция чыганагын ачыклап булмавын хәбәр итә.
Чыганак: https://omet-rb.rbsmi.ru/
Фото: medsestrarb.ru
Читайте нас: