+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
3 сентябрь 2020, 11:38

Туй вакытында кәләшнең йөрәге тоткан

Израильнең Сдот-Негев төбәгендә яшәүче кәләш үзенең туе вакытында йөрәк өянәге кичергән. Бу хакта Daily Mail басмасы хәбәр итә.

Израильнең Сдот-Негев төбәгендә яшәүче кәләш үзенең туе вакытында йөрәк өянәге кичергән. Бу хакта Daily Mail басмасы хәбәр итә.
30 августта, якшәмбе көнне, 33 яшьлек кәләш, шәхси йорт бакчасында узган туй тантанасы вакытында йөрәк өянәге кичереп, егыла. Ярый әле кунаклар арасында тәҗрибәле табиблар булган, алар парамедиклар килеп җиткәнче кәләшкә беренче ярдәм күрсәткән.
Әйткәндәй, үзе дә табиб булып эшләгән кәләшне авыр хәлдә Беэр-Шева шәһәрендәге медицина үзәгенә алып киткәннәр. Дәваханәгә барганда аңа реанимация чаралары үткәргәннәр.
Әле ул кардиологик бүлекнең интенсив терапия палатасында дәвалана.
Коронавирус пандемиясе белән бәйле кертелгән чикләүләр аркасында туй заллары бикле, ә кәләш белән кияү туганнары арасыннан ике яктан нибары егермешәр кунак чакыра ала икән.
Чыганак: https://omet-rb.rbsmi.ru/
Фото: RFoxPhotography / Alamy / Diomedia
Читайте нас: