+1 °С
Кар
Барлык яңалыклар
Новости
3 сентябрь 2020, 11:02

Яңа ИВЛ аппаратлары кайтты

Башкортстанның медицина учреждениесе үпкәләрне ясалма вентиляцияләү аппаратларының яңа партиясен алды."Сәламәтлек саклау" гомумдәүләт проекты кысаларында Кумертау дәваханәсе "Авента-М" үпкәләрне ясалма вентиляцияләүнең 8 яңа аппаратын алды.

Башкортстанның медицина учреждениесе үпкәләрне ясалма вентиляцияләү аппаратларының яңа партиясен алды.
"Сәламәтлек саклау" гомумдәүләт проекты кысаларында Кумертау дәваханәсе "Авента-М" үпкәләрне ясалма вентиляцияләүнең 8 яңа аппаратын алды. Республика Сәламәтлек саклау министрлыгында билгеләп үткәннәренчә, алар инде булган аппаратлар базасын тулыландырган.
"Авента-М" аппараты нидән гыйбарәт? Бу - медицина юнәлешенең заманча җиһазлары, ул турбина һәм интуитив сенсор панель белән җиһазландырылган. Аппаратны ясалма сулыш алдыру өчен өлкәннәргә дә, балаларга да кулланырга мөмкин.
Моннан тыш, аны хәтта бала түбән яки экстремаль түбән тән авырлыгы белән туганда да куллана алалар.
Фото: bash.news.ru
Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/
#национальныепроекты;#нацпроекты;#региональныепроекты;#регпроекты;#нацпроектыБашкортостан
Читайте нас: