+1 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
4 сентябрь 2020, 11:26

"Евразия йөрәге" быел тибәрме?

11-12 сентябрьдә Уфаның «Торатау» Конгресс-холл амфитеатрында «Евразия йөрәге» V Халыкара сәнгать фестивале узачак. Бу чара "Мәдәният" гомумдәүләт проекты кысаларында үтә.11 сентябрьдә берьюлы берничә проект узачак: милли костюм бәйрәме, «Ufa-KuraiFest», «Этнотөн» һәм Надежда Бабкинаның Бөтенрусия фестиваль-марафоны.

11-12 сентябрьдә Уфаның «Торатау» Конгресс-холл амфитеатрында «Евразия йөрәге» V Халыкара сәнгать фестивале узачак. Бу чара "Мәдәният" гомумдәүләт проекты кысаларында үтә.
11 сентябрьдә берьюлы берничә проект узачак: милли костюм бәйрәме, «Ufa-KuraiFest», «Этнотөн» һәм Надежда Бабкинаның Бөтенрусия фестиваль-марафоны. Гадәттәгечә, «Курайфест»та Х. Әхмәтов исемендәге Башкортстан дәүләт филармониясе курайчылар ансамбле катнашачак. Линар Дәүләтбаев җитәкчелегендәге Башкортстан халык уен кораллары милли оркестры, «Ятаган» һәм «Аргымак»төркемнәре чыгыш ясаячак.
«Этнотөн» проекты кысаларында Русиянең халык артисты Надежда Бабкина һәм «Русская песня» Мәскәү дәүләт академия фольклор театры, «Бурановские бабушки», Тывадан «Khoomei Beat» төркемнәре чыгыш ясаячак. Көннең хедлайнеры «Пелагея» этно-рок проекты булачак.
12 сентябрьдә «Евразия йөрәкләре» программасын Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган концерт дәвам итәчәк. Уфалыларны һәм башкала кунакларын Башкортстанның халык артисты Әскар Абдразаков һәм Х. Әхмәтов исемендәге Башкортстан дәүләт филармониясенең эстрада-джаз оркестры Башкортстанның халык артисты Олег Касыймов җитәкчелегендә котлаячак.
Бу көнне «Евразия йөрәге» фестивале сәхнәсендә Русия опера җырчысы Любовь Казарновская «Үлемсез полк» программасы белән чыгачак, анда «VIVA» төркеме һәм аккордеончы Петр Дранга катнашачак. Кичәнең хедлайнеры - Русиянең халык артисты Олег Газманов.
«Евразия йөрәге» фестивале фейерверк белән тәмамланачак.
Фото: bashinform.ru
Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/
#национальныепроекты;#нацпроекты;#региональныепроекты;#регпроекты;#нацпроектыБашкортостан
Читайте нас: