+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Новости
7 сентябрь 2020, 11:18

“Мәктәп-Вуз-предприятие” уңышлы эшли

Быел Уфада — 26 һәм Октябрьскийда 18 укучы “нефтьчеләр” классында укыячак. Башкортстанның “Роснефть-класслары”нда барлыгы 93 укучы белем алачак. Укыту — “Мәктәп-Вуз-Предприятие” күләмле программасының бер өлеше.

Быел Уфада — 26 һәм Октябрьскийда 18 укучы “нефтьчеләр” классында укыячак. Башкортстанның “Роснефть-класслары”нда барлыгы 93 укучы белем алачак.
Укыту — “Мәктәп-Вуз-Предприятие” күләмле программасының бер өлеше. Ул Русиядә 13 ел гамәлгә ашырыла. Республикада исә ул “Башнефть” компаниясе “Роснефть” структурасына кергәннән соң эшли башлады. 2018 елда Уфаның 62 нче лицее базасында “Роснефть-класс”ына беренче укучылар барды.
62 нче лицей директоры Наталья Филичкина белдерүенчә, 2 ел эчендә балалар киләчәктә нинди һөнәр сайлаячагын үзләре өчен ачыклый алган. Укучылар вузда атнага 4 тапкыр көннең икенче яртысында химия, физика, математика һәм информатиканы өстәмә рәвештә өйрәнә. Моннан тыш, алар “Башнефть” һәм “Роснефть” вәкилләре белән очрашалар.
Уфа лицее быел майда беренче “Роснефть-классы”н чыгарган. 25 чыгарылыш укучысының 24е әйдәүче Русия вузларының бюджет урыннарына кергән. 14 кеше УДНТуны сайлаган. Шулай итеп, проект үзенең нәтиҗәлелеген күрсәткән.
Өзлексез белем алуның корпоратив системасы 3 этаптан тора: “Роснефть классы”нда — 2 ел, аннары 4—6 ел профиль вузы һәм аннары яшь белгеч буларак компаниядә 3 ел тәүге эш чыныгуы алалар.
Чыганак: https://omet-rb.rbsmi.ru/
Фото: "Башинформ"
#национальныепроекты;#нацпроекты;#региональныепроекты;#регпроекты;#нацпроектыБашкортостан
Читайте нас: