+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
8 сентябрь 2020, 11:05

“Эшне системалы башкарырга кирәк!"

Башкортстан Хөкүмәтендә беренче вице-премьер Андрей Назаров рәислегендә юлларда һәм ихата территорияләрендә чокырларны ремонтлау мәсьәләләренә багышланган киңәшмә узды.Киңәшмә башында Транспорт һәм юл хуҗалыгы буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Рәфит Ягафәров республика юлларында чокырларны ямау эшләре барышы һәм юл инфраструктурасы өлкәсендә эшләрне контрольдә тоту һәм планлаштыру системасында чокырларны санлаштыру эше турында сөйләде.

Башкортстан Хөкүмәтендә беренче вице-премьер Андрей Назаров рәислегендә юлларда һәм ихата территорияләрендә чокырларны ремонтлау мәсьәләләренә багышланган киңәшмә узды.
Киңәшмә башында Транспорт һәм юл хуҗалыгы буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Рәфит Ягафәров республика юлларында чокырларны ямау эшләре барышы һәм юл инфраструктурасы өлкәсендә эшләрне контрольдә тоту һәм планлаштыру системасында чокырларны санлаштыру эше турында сөйләде.
7 сентябрьгә республика автомобиль юллары буенча әлеге системада 228,5 мең чокыр теркәлгән, шуның 207 меңнән артыгы ремонтланган. Бу – 92 процент.
Чарада, шулай ук, муниципалитетларда ихата территорияләрендә чокырларны ямау барышы турында фикер алыштылар. Торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Николай Ельников әйтүенчә, 4 сентябрьгә ихаталарда 17 меңгә якын чокыр ямалган, бу – системада теркәлгәннең 95 проценты.
Киңәшмә ахырында гражданнарның юлларны ремонтлауга бәйле мөрәҗәгатьләренә анализ ясалды. Узган атна белән чагыштырганда, аларның саны кимесә дә, “Инцидент-Менеджмент” системасына килгәннәре җентекле эшләү таләп итә.
Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/
#национальныепроекты;#нацпроекты;#региональныепроекты;#регпроекты;#нацпроектыБашкортостан
Читайте нас: