-7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
9 сентябрь 2020, 10:42

Укучыларга 125 мең сум күләмендә грант бирелә

10 октябрьгә кадәр дәүләт хезмәтләре порталында математика, информатика, цифрлы технологияләр өлкәсендә зур казанышларга ирешкән мәктәп укучылары 125 мең сум күләмендә грант алуга гариза бирә ала.Бу хакта БРның Мәгариф һәм фән министрлыгында хәбәр итәләр.

10 октябрьгә кадәр дәүләт хезмәтләре порталында математика, информатика, цифрлы технологияләр өлкәсендә зур казанышларга ирешкән мәктәп укучылары 125 мең сум күләмендә грант алуга гариза бирә ала.
Бу хакта БРның Мәгариф һәм фән министрлыгында хәбәр итәләр.
“Гариза тапшырыр өчен дәүләт хезмәтләре порталында теркәлгән булу кирәк. Грантка заявканы 14 яше тулган укучы үзе я аның законлы вәкиле рәсмиләштерә ала, – дип аңлаталар ведомствоның матбугат хезмәтендә. – Грант бирү турындагы карар агымдагы елның 1 ноябренә кадәр кабул ителәчәк”.
Электрон гаризага белем алган учреждениедән белешмә һәм югары казанышларга ирешкәнне раслаучы документларның фотолары яисә скан-копияләрен дә беркетергә кирәк.
Гаризада шулай ук Русия банкында ачылган исәпнең реквизитларын күрсәтергә дә онытмаска.
Быел 850 укучыга грантлар бирү планлаштырыла. Талантлы мәктәп укучыларына әлеге грантлар Владимир Путин указына ярашлы булдырылган “Мәгариф” милли проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.
Чыганак: https://omet-rb.rbsmi.ru/
Фото: postupi.online
#национальныепроекты;#нацпроекты;#региональныепроекты;#регпроекты;#нацпроектыБашкортостан
Читайте нас: