+29 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Новости
10 сентябрь 2020, 10:53

Башкортстан архивлары Милли кием көненә багышланган күргәзмә әзерләде

Республикада "Мәдәният" гомумдәүләт проекты кысаларында күп эшләр башкарыла. Шулар арасында Башкортстан Милли архивы һәм архив эшләре буенча идарә әзерләгән «Башкортстан Милли архивы фондларында милли костюм тарихы буенча документлар» дип аталган виртуаль күргәзмә дә бар.

Башкортстанның күпмилләтле халкы тарихы буенча XVIII-XX гасыр аралыгындагы документлар Башкортстан Милли архивында саклана. Алар арасында төбәгебездә яшәүче халыкларның милли костюмы тарихы буенча документлар һәм материаллар да тупланган.
"Милли костюм - кием генә түгел, халык мәдәнияте һәм тарихы, аның традицияләре һәм яшәү рәвеше ул. Милли үзенчәлекнең ачык «индикаторы» буларак, ул үткәннең мәдәни-рухи мирасын саклап калырга ярдәм итә", - дип ассызыклый күргәзмәне оештыручылар.
Фото: bashinform.ru
Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/
#национальныепроекты;#нацпроекты;#региональныепроекты;#регпроекты;#нацпроектыБашкортостан
Читайте нас: