+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
10 сентябрь 2020, 10:57

Чүп савытларын бушка биргәннәр

Бөредә “Дюртюлимелиоводстрой” төбәк операторы каты коммуналь калдыклар өчен 90 евроконтейнер урнаштырган. Шәһәргә алар бушлай бирелгән.

Бөредә “Дюртюлимелиоводстрой” төбәк операторы каты коммуналь калдыклар өчен 90 евроконтейнер урнаштырган. Шәһәргә алар бушлай бирелгән.
“Шәһәр халкының күпсанлы үтенече буенча, иске чүп савытларын яңа евроконтейнерларга алмаштырырга дип карар ителде, – ди компаниянең генераль директоры Евгений Юдинцев. – Совет заманыннан калган, тутыккан, ямьсезләнгән металл контейнерларны көн саен күрү Бөре халкын тәмам туйдырган иде”.
Яңа евроконтейнерлар югары стандартларга һәм санитар-эпидемиологик таләпләргә туры килә. Аларның капкачлары бар. Димәк, тирә-якка сасы ис таралып тормаячак һәм берәдәк эт-песиләр дә калдыкларны ташымаячак. Моннан тыш евроконтейнерлар күләме ягыннан да зур: 2 евроконтейнер 3-4 металл бакны алмаштыра. Алардагы чүпне машинага бушату да уңайлы.
Әйткәндәй, чүп чыгару өлкәсен җайга салу һәм уңайлы шартлар тудыру ил президенты Владимир Путин тарафыннан билгеләнгән “Экология” милли проектының бер юнәлеше булып тора.
Чыганак: https://omet-rb.rbsmi.ru/
Фото: www.bashinform.ru
#национальныепроекты;#нацпроекты;#региональныепроекты;#регпроекты;#нацпроектыБашкортостан
Читайте нас: