+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
11 сентябрь 2020, 11:43

Заманча дәрес нинди була?

Агыйдел шәһәренең 1нче санлы мәктәбе нигезендә “Үсеш ноктасы” эшли башлады.“Үсеш ноктасы”ның максаты – авыл һәм кече шәһәрләр мәктәпләренең уку-укыту мөмкинлекләрен киңәйтү.

Агыйдел шәһәренең 1нче санлы мәктәбе нигезендә “Үсеш ноктасы” эшли башлады.
“Үсеш ноктасы”ның максаты – авыл һәм кече шәһәрләр мәктәпләренең уку-укыту мөмкинлекләрен киңәйтү.
“Коллективның алты хезмәткәре махсус уку үтте. Уку һәм сыйныфтан тыш шөгыльләнү өчен тәгаенләнгән бүлмәләр ремонтланып, бертөрле стильдә бизәлде”, – диләр шәһәр хакимиятеннән.
Хәзер укучылар информатика һәм технология дәресләрендә виртуаль чынбарлык шлемын киеп карый, квадрокоптер очырта һәм 3D-модель белән эшли алачак. Проект авторлары фикеренчә, югары технологияле корылмалар кулланып үткәрелгән дәресләр укучыларда кызыксыну уятачак, аларны эзләнүгә этәрәчәк.
“Үсеш ноктасы” проектын гамәлгә ашыру ил җитәкчесе Владимир Путинның “Мәгариф” милли проекты кысаларында башкарылган.
Чыганак: https://omet-rb.rbsmi.ru/
Фото: mgazeta.com
#национальныепроекты;#нацпроекты;#региональныепроекты;#регпроекты;#нацпроектыБашкортостан
Читайте нас: