+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
14 сентябрь 2020, 11:20

Укытучылар көч сынашты

Уфада“Киләчәк укытучысы” һөнәри конкурсының Идел буе федераль округы ярымфиналы үтте.“Русия – мөмкинлекләр иле” Президент платформасының яңа проекты — Идел буе федераль округыннан катнашучылар өчен ярымфинал иде ул.

Уфада“Киләчәк укытучысы” һөнәри конкурсының Идел буе федераль округы ярымфиналы үтте.
“Русия – мөмкинлекләр иле” Президент платформасының яңа проекты — Идел буе федераль округыннан катнашучылар өчен ярымфинал иде ул. Конкурс “Мәгариф” милли проектының “Һәркем өчен социаль лифтлар” федераль проекты кысаларында Русия Мәгариф министрлыгы ярдәмендә оештырылды.
Чара коронавирус таралуга юл куймас өчен бөтен санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәп уздырылды.
Ярымфиналны ачу тантанасында Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары Фәнүр Ягафәров, мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Илдар Мәүлетбирдин, Мәгарифне үстерү институты ректоры Азат Янгиров һәм “Русия — мөмкинлекләр иле” коммерция булмаган автоном оешмасы “Киләчәк укытучысы” проекты җитәкчесе Андрей Богданцев катнашты.
–Хөрмәтле укытучылар, сезгә фидакарь хезмәтегез, шушы авыр һөнәрне сайлаганыгыз өчен рәхмәт әйтәм. Безнең илдә педагоглар белән эшләүгә зур игътибар бирелә. Өстенлекле юнәлешләрнең берсе – яңа шартларда эшли белә торган белгечләр әзерләү. Яңа буынның киләчәге, төбәкнең һәм илебезнең киләчәге нәкъ шундый педагогларга, аларның һөнәри осталыкларына бәйле, — диде Фәнүр Ягафәров.
Идел буе федераль округыннан конкурска 6724 гариза кабул ителгән. Ярымфиналга 54 команда чакыру алган һәм алар дистанцион тест үткәрү этабында иң яхшы нәтиҗәләр күрсәткән.
Уфада бәйге ярымфиналына Идел буе федераль округының 12 төбәгеннән 45 педагоглар командасы килде. Башкортстаннан – 5, Түбән Новгород өлкәсеннән һәм Татарстаннан – 9, Пермь краеннан – 7, Ырынбур өлкәсеннән – 4, Самара өлкәсеннән һәм Чувашстан республикасыннан – 3, Пенза өлкәсеннән, Мордовия һәм Марий Эл республикаларыннан, Саратов өлкәсеннән, Удмуртия республикасыннан берешәр укытучылар командасы катнашты.
Конкурс сынаулары 3 көн дәвам итте. Алар үз эченә педагогик дебатлар, методик конструктор һәм кейс-уенны алган “педагогик триатлон” форматында әзерләнде. Ярымфиналда катнашучы командалар өчен очрашулар, лекцияләр һәм осталык дәресләре дә оештырылды.
Чыганак һәм фото: education.bashkortostan.ru
#национальныепроекты;#нацпроекты;#региональныепроекты;#регпроекты;#нацпроектыБашкортостан
Читайте нас: