Соңгы тәүлек эчендә Башкортстанда коронавирус белән авыруның 30 яңа очрагы, ә барлыгы төбәктә пандемия башыннан COVID-19 расланган 8 223 очрак теркәлгән.
Бүгенге көндә дәваханәдә 32 инфекция йоктырган кеше дәвалана, шуларның икесе - авыр хәлдә. 494 кеше йорт шартларында дәвалана.
Бер тәүлектә 52 пациент савыккан, пандемия башланганнан бирле 7 666 кеше дәваханәдән чыгарылган. COVID-19дан үлемнең яңа очраклары теркәлмәгән.
Шул ук вакытта, дәваханәдән тыш пневмония диагнозы соңгы тәүлек эчендә 86 кешедә ачыкланган. 58 пациент дәваханәдән савыгып чыккан.
Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/