+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
15 сентябрь 2020, 11:31

Чак-чак һушына китергәннәр

14 сентябрь конне иртан Уфаның Комсомольская урамындагы күп катлы йортларның берсендәге фатирда янгын чыккан.

14 сентябрь конне иртан Уфаның Комсомольская урамындагы күп катлы йортларның берсендәге фатирда янгын чыккан.
БР буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, төтен таралган урыннан 29 кешене эвакуацияләгәннәр, алар арасында 7 бала да бар. Янгын чыккан ике булмәле фатир хуҗабикәсе һушын югалткан. Коткаручылар аны да янгын дөрләгән фатирдан алып чыккан. Тышта медиклар, реанимация чаралары үткәреп, хатынны һушына китергән. Әлеге вакытта ул дәваханәдә.
–Янгын ут белән саксыз кылану аркасында чыккан дип фаразлана. Аның төгәл сәбәбен Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы дознавателе ачыкларга тиеш, – дип комментарий бирәләр ведомствода.
Чыганак: gtrk.tv
Фото: gtrk.tv
Читайте нас: