+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Новости
15 сентябрь 2020, 11:10

Дежурныйның сүзләрендә хаклык бар

"Сәламәтлек саклау" гомумдәүләт проектына беренче ярдәм күрсәтүне кертү күпсанлы русиялеләрне гадәттән тыш хәлдә коткару күнекмәләренә өйрәтергә мөмкинлек бирәчәк.Бу хакта Русия Сәламәтлек саклау министрлыгының беренче ярдәм буенча баш штаттан тыш белгече Леонид Дежурный белдерде.

"Сәламәтлек саклау" гомумдәүләт проектына беренче ярдәм күрсәтүне кертү күпсанлы русиялеләрне гадәттән тыш хәлдә коткару күнекмәләренә өйрәтергә мөмкинлек бирәчәк.
Бу хакта Русия Сәламәтлек саклау министрлыгының беренче ярдәм буенча баш штаттан тыш белгече Леонид Дежурный белдерде.
"Минемчә, беренче ярдәм "Сәламәтлек саклау" гомумдәүләт проектының бер өлеше булырга тиеш, өстәвенә, хәзер шундый мөмкинлек бар. "Сәламәтлек саклау" проектына беренче ярдәм бүлеген кертү Русия Федерациясендә беренче ярдәмне камилләштерүдә һәм унификацияләүдә мөһим импульс кына түгел, бәлки әлеге проблеманың мөһимлеген, ил гражданнарының тормышын һәм сәламәтлеген саклау өчен аның әһәмиятен аңлауны да күрсәтер иде", - диде ул.
Леонид Дежурный сүзләренчә, "Сәламәтлек саклау" гомумдәүләт проектына беренче ярдәмне кертү зыян күрүчеләргә табиблар килгәнче ярдәм күрсәтә алырлык русиялеләрнең санын арттырыр иде.
Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/
Фото: ТАСС.
#национальныепроекты;#нацпроекты;#региональныепроекты;#регпроекты;#нацпроектыБашкортостан
Читайте нас: