+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
15 сентябрь 2020, 11:25

Кемнәргә прививканы бушлай ясыйлар? Кемнәргә прививканы бушлай ясыйлар?

Күп еллар дәвамында тупланган статистика шуны сөйли: грипптан прививка эшләтү авыручылар санын - 1,5, дәваханәгә салу ихтыяҗын - ике тапкыр киметә, өзлегү һәм үлем очракларын булдырмый диярлек

Күп еллар дәвамында тупланган статистика шуны сөйли: грипптан прививка эшләтү авыручылар санын - 1,5, дәваханәгә салу ихтыяҗын - ике тапкыр киметә, өзлегү һәм үлем очракларын булдырмый диярлек.
Вакцинация буенча актуаль сораулар һәм аларга җаваплар:
* Нигә уколны хәзер үк эшләтергә кирәк?
Эпидемия сезоны якынлашкан саен, авыру ихтималы да арта. Иммунитет инъекциядән соң ике атна узгач ясала башлый, ә тулы көченә бер айдан керә һәм бер елга кадәр дәвам итә. Шуңа күрә прививканы ел саен, ноябрь башланганчы эшләргә кирәк.
* Вакцинадан соң авырып китү очраклары бармы?
Юк. Әгәр дә сез прививкадан соң авырып киткәнсез икән, бу башка вирус инфекциясе белән "очрашу" нәтиҗәсе. Яки сез иммунитет ясалып өлгергәнче үк грипп вирусын эләктергәнсез.
* Балага минем рөхсәттән башка прививка ясый алалармы?
Юк, алмыйлар. Закон буенча, балигъ булмаган балага прививка эшләү өчен әтисенең, я әнисенең язма рәвештә ризалык белдерүе кирәк.
Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/
Читайте нас: