+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Новости
15 сентябрь 2020, 11:07

Уфада коммуналь техника яңартыла

Каты коммуналь калдыклар белән эш итү буенча төбәк операторы “Шәһәр җыештыру буенча махсус автохуҗалык”ка Уфа шәһәре хакимияте башлыгы Өлфәт Мостафин һәм Башкортстанның табигатьтән файдалану һәм экология министры Урал Искәндәров чүп-чар ташучы 6 берәмлек заманча техника ачкычларын тапшырды. Машиналарны тапшыру башкала хакимияте каршындагы мәйданда узды.

- Шәһәрнең коммуналь техникасын яңарту - уфалыларның уңайлы тормыш шартларын тудыру бурычларын хәл итү буенча комплекслы алымнарның берсе. Эшләр күп һәм мәсьәләләрне этаплап хәл итәчәкбез, - диде Өлфәт Мостафин.
Яңа чүп ташу машиналары ачкычларын тапшырганда, Урал Искәндәров ассызыклаганча, яңа техника төбәк операторына күрсәтелә торган хезмәтләрнең сыйфатын яхшыртырга, шулай ук «Экология» гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыруда яхшы күрсәткечләргә ирешергә мөмкинлек бирәчәк.
Фото: Уфа шәһәре хакимияте.
Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/
#национальныепроекты;#нацпроекты;#региональныепроекты;#регпроекты;#нацпроектыБашкортостан
Читайте нас: