+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
16 сентябрь 2020, 11:04

Фестивальгә рәхим итегез!

19 сентябрьдә Бәләбәй районының Усень-Ивановск авылында “IX Цветаева учагы” дип аталган әдәби фестиваль узачак. Цветаева фестивале Бәләбәй җирендә “Бәләбәй яңалыклары” гәзите редакциясе журналистлары тәкъдиме һәм Бәләбәй районы хакимияте ярдәме белән 2012 елдан алып үткәрелә.

19 сентябрьдә Бәләбәй районының Усень-Ивановск авылында “IX Цветаева учагы” дип аталган әдәби фестиваль узачак.
Цветаева фестивале Бәләбәй җирендә “Бәләбәй яңалыклары” гәзите редакциясе журналистлары тәкъдиме һәм Бәләбәй районы хакимияте ярдәме белән 2012 елдан алып үткәрелә. Узган елларда учакта кунакта “Минем провинциям” Бөтенрусия журналистлар фестивале җиңүчеләре булды. Әдәби бәйрәмнең үз традицияләре бар: анда катнашучыларга ел саен узган елда дөрләгән учактан калган күмерләр тапшырыла, шигырен укыган һәр кеше учакка утын өсти, барсы да бергә җыелып алма бәлеше белән чәй эчәләр, кабыклы бәрәңге пешерелә.
Русия Президенты Владимир Путин кушуы буенча эшләнгән “Мәдәният” милли проекты кысаларында республикада шактый әдәби фестивальләр үткәрелә. “IX Цветаева учагы” фестивале да әнә шуларның берсе.
Чыганак: Башинформ.
Фото: Башинформ.
#национальныепроекты;#нацпроекты;#региональныепроекты;#регпроекты;#нацпроектыБашкортостан
Читайте нас: