+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
17 сентябрь 2020, 13:38

Коронавирустан 34 яшьлек ир үлгән

16 сентябрьдә Башкортстанда коронавирус йоктыручылар саны 8286га җитте. Соңгы тәүлектә авыру янә 32 кешедә ачыкланды.

16 сентябрьдә Башкортстанда коронавирус йоктыручылар саны 8286га җитте. Соңгы тәүлектә авыру янә 32 кешедә ачыкланды.
Пандемия башланганнан алып, республикада 7749 кеше коронавирусны җиңде, аларның 27се соңгы тәүлектә савыкты.
Әле республика дәваханәләрендә 32 кеше дәвалана. Аларның берсе авыр хәлдә, үпкәләргә ясалма вентиляция ясау аппаратына тоташтырылган авырулар юк.
473 кеше җиңел формада авырый һәм амбулатор дәвалана.
Уфада коронавирустан үлгән ир-егет 1986 елгы. Үлүченең, коронавирустан тыш, башка чирләре дә булган.
Чыганак, фото: "Башинформ"
Читайте нас: