+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
18 сентябрь 2020, 11:39

Башкортстан копилкасында — бер алтын һәм ике бронза!

“Яшь профессионаллар” VIII чемпионаты финалы дәвам итә.Агымдагы елның 6 сентябрендә “Яшь профессионаллар” VIII Гомумрусия чемпионаты финалын ачу тантанасы узды. Чара чемпионатның рәсми сайтында һәм социаль челтәрләрнең рәсми төркемнәрендә, шулай ук Youtube–каналында трансляцияләнде.

“Яшь профессионаллар” VIII чемпионаты финалы дәвам итә.
Агымдагы елның 6 сентябрендә “Яшь профессионаллар” VIII Гомумрусия чемпионаты финалын ачу тантанасы узды. Чара чемпионатның рәсми сайтында һәм социаль челтәрләрнең рәсми төркемнәрендә, шулай ук Youtube–каналында трансляцияләнде.
Чемпионат финалында 61 компетенция буенча Башкортстанның 84 конкурсанты “Яшь профессионал” исеме өчен көрәшне дәвам итә. Алар — V төбәк чемпионатында җиңү яулаган һәм Бөтенрусия сайлап алу ярышларында уңышлы чыгыш ясаган егетләр һәм кызлар.
Быел ярышларны уздыру форматы узган еллардан аерылып тора — алар дистанцион-көндезге форматта уза.
Бүген безнең республика копилкасында бер алтын һәм ике бронза медаль бар. “Фармацевтика” компетенциясе буенча финалда Бөре медицина-фармацевтика колледжы студенты Земфира Абдуллина җиңүче булды. “Һава транспортында сервис” компетенциясе буенча “Уфа” халыкара аэропорты командасы бронза медальләргә лаек булды.
“BIM мәгълүмати модельләштерү технологияләре” компетенциясен Башкортстан архитектура, төзелеш һәм коммуналь хуҗалык колледжы студентлары Аяз Ахунҗанов һәм Данис Байков тәкъдим итте. Тырыш хезмәт һәм көйле эшләү нәтиҗәсендә, егетләр бронза медальләргә лаек булды.
Егетләргә һәм кызларга үз эшендә иң яхшы “яшь профессионал” булырга тәҗрибәле эксперт-компатриотлар: Галия Аткнина (Фармацевтика), Эльвира Фәйзуллина, Владимир Дергилев, Айсылу Кугушева (һава транспортында сервис) һәм Ольга Антропова (BIM мәгълүмати модельләштерү технологияләре) ярдәм итте.
“Яшь профессионаллар” чемпионатының финалы 21 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк.
Фото: WorldSkills Республики Башкортостан.
Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/
#национальныепроекты;#нацпроекты;#региональныепроекты;#регпроекты;#нацпроектыБашкортостан
Читайте нас: