+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
21 сентябрь 2020, 11:01

Торак базары җанланган

Башкортстанда ташламалы ипотека беренчел күчемсез милек базарын җанландырып җибәргән.2020 елның 23 апрелендә Русия хөкүмәте пандемия чорында халыкка ярдәм күрсәтү йөзеннән 6,5 процент күләмендә ташламалы ставканы раслаган иде.

Башкортстанда ташламалы ипотека беренчел күчемсез милек базарын җанландырып җибәргән.
2020 елның 23 апрелендә Русия хөкүмәте пандемия чорында халыкка ярдәм күрсәтү йөзеннән 6,5 процент күләмендә ташламалы ставканы раслаган иде. Әлеге программа кысаларында 15 сентябрьгә республикада фатир сатып алу буенча 2541 килешү төзелгән. Шуларның 1648е күпфатирлы йортлар төзелешендә өлешләтә катнашуга туры килә.
Ташламалы ипотекага гаризалар 1 ноябрьгә кадәр кабул ителә. Программа яңа йортлар төзлеше буенча гына эшли. Төбәкләрдә ташламалы ипотеканы 6 миллион сумнан артык булмаган суммага гына килешү төзергә мөмкин. Ә беренчел взнос фатир хакыннан 20 проценттан да кимрәк булмаска тиеш. Әлбәттә мондый программаларны тормышка ашыруда "Торак" милли проекты үзенең зур булышлыгын күрсәтә.
Чыганак: https://omet-rb.rbsmi.ru/
#национальныепроекты;#нацпроекты;#региональныепроекты;#регпроекты;#нацпроектыБашкортостан
Читайте нас: