Башкортстанда “Земский доктор” проекты гамәлгә ашырылу дәвам итә. Әлеге проект авылда яшәүчеләр өчен медицина ярдәме күрсәтүнең сыйфатын һәм уңайлылыгын үстерүгә юнәлтелгән. Бигрәк тә республиканың төпкел районнары өчен зур әһәмиятле ул.
Программа кысаларында быел Бөрҗән районына 4 яшь белгеч эшкә кайтты. Участок табибы Инзия Салаватова белән педиатр-табиб Нургизә Дәүләтбаева Бөрҗән үзәк район дәваханәсендә эш башладылар. Ә участок табиб-педиатры Гөлшат Иткулова белән табиб-стоматолог Таңатар Касыймов Байназар амбулаториясендә эшлиләр.
Шулай ук, район үзәк дәваханәсендә яшь белгеч-провизор Дилә Ишбаева хезмәт юлын башлады.
Бүгенге көндә Бөрҗән районы сәламәтлек саклау учреждениеләрендә 285 кеше эшли. Былтыр “Земский доктор” программасы кысаларында хирург-травматолог белән участок терапевты, “Земский фельдшер” программасы буенча 4 фельдшер эш башлады.
Әмма учреждениегә барыбер табиблар җитешми әле. Бүген кадрларны тулыландыру өчен психиатр, дермато-венеролог һәм балалар хирургы кирәк.
Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/
#национальныепроекты;#нацпроекты;#региональныепроекты;#регпроекты;#нацпроектыБашкортостан