+11 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
22 сентябрь 2020, 10:47

Уфага яңа троллейбуслар кайтачак!

203 млн сумлык контракт төзелде.Уфага яңа 10 троллейбус кайтырга тиеш. Аукцион 25 сентябрьдә узачак, ә заказ бирүчегә, ул Уфа шәһәре хакимиятенең транспорт һәм элемтә идарәлеге, техника быел 15 декабрьгә кайтып җитәргә тиеш.

203 млн сумлык контракт төзелде.
Уфага яңа 10 троллейбус кайтырга тиеш. Аукцион 25 сентябрьдә узачак, ә заказ бирүчегә, ул Уфа шәһәре хакимиятенең транспорт һәм элемтә идарәлеге, техника быел 15 декабрьгә кайтып җитәргә тиеш. Контракт суммасы шактый зур – 203 млн. Шуның 197 млн сумын республика бюджеты бүлгән.
Яңа техника турында сөйләгәндә, сүз троллейбус белән электробус кушылмасы турында бара.
Соңгысы зарядка алган аккумуляторда 70 чакрым үтә ала, еш кына 50 – 60 чакрымда чикләнүе бар. Автоном йөрешле троллейбус аккумуляторда 30 чакрым юл үтә ала. Әмма аның электробустан өстенлеге бар – ул китеп барганда контакттагы челтәрдән ток ала. Шул сәбәпле, электртранспорты шәһәр шартларында куллану өчен уңайлырак.
Автоном йөрешле бу транспорт контакт челтәре булмаган районнарга да троллейбус маршрутларын юлларга форсат бирәчәк, әлбәттә. Тик бу транспорт шундый ук сыйдырышлы, шундый ук кузовлы “НефАЗ”дан ике тапкыр кыйбатрак. Гибрид троллейбус 20 миллион сум тора.
Тик Уфаның электртранспорты паркын да яңартмый булмый, ул инде 90 проценттан күбрәк дәрәҗәдә таушалган.
Ил башлыгы В.Путиның май указларына ярашлы кабул ителгән “Имин һәм хәвефсез автомобиль юллары” дәүләт проекты кысаларында троллейбус паркы якын ике елда шактый яңартылырга тиеш.
Чыганак: Башинформ
Фото: УТТЗ
#национальныепроекты;#нацпроекты;#региональныепроекты;#регпроекты;#нацпроектыБашкортостан
Читайте нас: