+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
23 сентябрь 2020, 11:08

Балык үрчетәчәкбез!

Агыйдел елгасына чөгә җибәрелде.16 сентябрьдә Венеция авылыннан ерак түгел республиканың Экология министрлыгы вәкилләре Балыкчылык буенча федераль агентлыкның Урта Идел территориаль идарәсе һәм «Главрыбвод» учреждениесенең Кама-Урал филиалы хезмәткәрләре белән берлектә Агыйделгә 469 чөгә балыгы җибәрде.

Агыйдел елгасына чөгә җибәрелде.
16 сентябрьдә Венеция авылыннан ерак түгел республиканың Экология министрлыгы вәкилләре Балыкчылык буенча федераль агентлыкның Урта Идел территориаль идарәсе һәм «Главрыбвод» учреждениесенең Кама-Урал филиалы хезмәткәрләре белән берлектә Агыйделгә 469 чөгә балыгы җибәрде.
Башкортстан Экология министрлыгының Табигатьтән файдалану программаларын тормышка ашыру бүлеге әйдәүче белгече Гөлназ Фәтхлисламова сүзләренә караганда, 3 граммлы чөгә маймычлары Татарстанның «Биосфера-Фиш» балыкчылык комплексында үстерелгән һәм безнең төбәккә махсус машинада китерелгән.
Белгеч әйтүенчә, "Экология" гомумдәүләт проекты кысаларында башкарылган бу эш киләчәктә дә дәвам итәчәк һәм республикада балыкчылыкны үстерүгә игътибар тагын да артачак.
Фото:ecology.bashkortostan.ru
Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/
#национальныепроекты;#нацпроекты;#региональныепроекты;#регпроекты;#нацпроектыБашкортостан
Читайте нас: