+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Новости
23 сентябрь 2020, 11:18

Китап укучылар саны артырмы?

Өченче модельле китапханә ачыла.“Мәдәният” милли проекты кысаларында Башкортстанда быел өченче авылда - 30 сентябрьдә Дүртөйле районының Әсән авылында модельле китапханә ачыла.

Өченче модельле китапханә ачыла.
“Мәдәният” милли проекты кысаларында Башкортстанда быел өченче авылда - 30 сентябрьдә Дүртөйле районының Әсән авылында модельле китапханә ачыла.
Төзекләндерү эшләреннән соң учреждение яңа форматта эшли башлый. Әсән авылы модельле китапханәсе шагыйрь Ш. Бабичның брендын булдыру буенча социаль-мәдәни кластерда актив катнаша.
Быел китапханәне төзекләндерү эшләренә БР бюджетыннан 23 млн сум акча бүленгән. Китапханә яңа китаплар белән баетылган, уңайлы эш, аралашу, ял урыннары булдырылган, илнең әйдәүче мәдәни учакларының мәгъ
лүмати ресурсларына чыгыш бар. Хәрәкәте чикләнгән кешеләр килеп йөрү өчен дә уңайлы шартлар булдырылган.
Республикада яңа буын ике китапханә эшли инде. Алар – Благовар районы Үзәк һәм Туймазы районы Кандра авылы балалар китапханәсе. Ел азагына Илеш районының Андреевка авылында да модельле китапханә ишекләрен ачачак.
Шулай итеп, Башкортстанда 2020 елда “Мәдәният” милли проекты кысаларында 4 яңа буын китапханә ачылачак.
Чыганак: Башинформ
Фото: news-life.pro
#национальныепроекты;#нацпроекты;#региональныепроекты;#регпроекты;#нацпроектыБашкортостан
Читайте нас: