Соңгы тәүлектә коронавирустан үлүчеләр теркәлмәгән. Бер кешенең хәле авыр.
Дәваханәләрдә COVID-19 чиреннән – 41, өйдә 541 кеше дәвалана.
Бер тәүлектә 3 кеше савыккан. Савыгучыларның гомум саны – 7904.
Ил буенча статистика да әлегәчә куандырмый. 23 сентябрьгә коронавирус 1 122 241 кешедә расланган. Соңгы тәүлектә генә бу сан 6 431 зарарланган кеше белән тулыланган.
Үлүчеләр саны 150гә арткан һәм 19 804 кеше тәшкил итә. Савыгучылар 5750гә арткан. Бүгенгә ил буенча барлыгы 923 699 кеше коронавирустан котылган.
Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/