26 яшьлек егетнең гомере көтмәгәндә өзелде. Башкортстанда үлемечле авария теркәлгән. Бу хәл Ишембай районында кичә булган. Җиңел машина 26 яшьлек егетне бәрдергән.
Төбәк Дәүләт автоинспекциясе хәбәр иткәнчә, һәлакәт Стәрлетамак - Белорет - Магнитогорск автомобиль юлының 13нче километрында булган. Зур тизлек белән баручы иномарка 26 яшьлек җәяүлене бәрдердергән. Алынган җәрәхәтләр бик җитди булып чыккан. Егет юл-транспорт фаҗигасе урынында һәлак булган.
Руль артындагы 32 яшьлек ирнең сүзләренә караганда, ул аны күрмәгән, җәяүленең киемендә яктылыкны кире кайтаручы элементлар булмаган.
Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/