+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
24 сентябрь 2020, 11:04

Яшьләр һөнәрле булсын!

3 сентябрьдә башланган "Киләчәккә билет" һөнәрләр фестивале зур популярлык яуларга өлгерде.Бу комплекслы профориентация чарасында укучы һөнәри осталык яисә онлайн форматтагы try-a-skill дәресләрендә катнаша ала. Моннан тыш, мәйданчыкларга үзләре килеп, кызыксындырган һөнәрдә үзләрен сынау мөмкинлеге булдырылды.

3 сентябрьдә башланган "Киләчәккә билет" һөнәрләр фестивале зур популярлык яуларга өлгерде.
Бу комплекслы профориентация чарасында укучы һөнәри осталык яисә онлайн форматтагы try-a-skill дәресләрендә катнаша ала. Моннан тыш, мәйданчыкларга үзләре килеп, кызыксындырган һөнәрдә үзләрен сынау мөмкинлеге булдырылды.
Бу уңайдан Сибай Төзелеш һәм сервис колледжында оештырылган мәйданчыклар да актив эшли. "Кунакханәне администрацияләү" компетенциясе мәйданчыгының координаторы Айгөл Сөләйманова Сибай шәһәре гимназиясендә 6нчы һәм 10нчы сыйныфлар өчен һөнәри осталык дәресләре уздырды. Дәрестә укучылар кунакханә бизнесы нигезләрен өйрәнде, шулай ук бүлмәләргә кунакларны чакыру, номерлар билгеләү администраторы хезмәтендә үзләрен сынап карады.
Мондый гамәли чаралар укучыларга һөнәрне аңлап, өйрәнеп сайларга ярдәм итәчәк.
Фото:https://ataysal.rbsmi.ru/
Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/
#национальныепроекты;#нацпроекты;#региональныепроекты;#регпроекты;#нацпроектыБашкортостан
Читайте нас: