+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
25 сентябрь 2020, 10:51

Нинди һөнәр ияләренә кытлык бар?

Башкортстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы үз тармагындагы дефицит белгечлекләрне атады.Исемлеккә 16 белгечлек: табиб акушер-гинеколог, анестезиолог-реаниматолог, балалар кардиологы, балалар онкологы, балалар уролог-андрологы, балалар хирургы, балалар эндокринологы...

Башкортстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы үз тармагындагы дефицит белгечлекләрне атады.
Исемлеккә 16 белгечлек: табиб акушер-гинеколог, анестезиолог-реаниматолог, балалар кардиологы, балалар онкологы, балалар уролог-андрологы, балалар хирургы, балалар эндокринологы, нейрохирург, неонатолог, онколог, офтальмолог, балалар психиатры, балалар стоматологы, травматолог-ортопед, рентгенэндоваскуляр диагностика һәм дәвалау буенча табиб, ашыгыч медицина ярдәме табибы кергән.
Русия Президенты В. Путин кушуы буенча эшләнгән “Сәламәтлек саклау” милли проекты кысаларында республикада медицина белгечлекләренә кытлыкны бетерү максатында зур эш алып барыла. Ләкин әлегә тискәре динамиканы үзгәртеп бетерү мөмкин түгел. Хәлне уңай якка үзгәртү максатында стимуллаштыру программасы гамәлгә кертелгән. Киләчәктә ул яхшы нәтиҗәләр бирер дип ышанасы килә.
Чыганак: Башинформ.
Фото: Башинформ.
#национальныепроекты;#нацпроекты;#региональныепроекты;#регпроекты;#нацпроектыБашкортостан
Читайте нас: