+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
25 сентябрь 2020, 10:47

Студентларга мөмкинлекләр арта

М. Акмулла исемендәге БДПУ базасында дүрт остаханә ачыла.“Мәгариф” гомумдәүләт проектының “Яшь профессионаллар” федераль проекты кысаларында М. Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университеты базасында җиһазландырылган дүрт остаханә ачылачак.

М. Акмулла исемендәге БДПУ базасында дүрт остаханә ачыла.
“Мәгариф” гомумдәүләт проектының “Яшь профессионаллар” федераль проекты кысаларында М. Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университеты базасында җиһазландырылган дүрт остаханә ачылачак.
Билгеле булуынча, БДПУ быел матди-техник базаны модернизацияләүгә субсидия формасында федераль бюджеттан грант алачак. Социаль өлкәдәге эшкә юнәлтелгән дүрт остаханә иртәгә тантаналы рәвештә ачылачак.
— "Ворлдскиллс" Русия стандартлары нигезендә остаханәләрнең җиһазлары университетка зур мөмкинлекләр бирә,— дип белдерәләр Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәтендә. — Аерым алганда, бу укыту процессына электрон белем бирү технологияләрен кертергә, эш бирүчеләр белән хезмәттәшлекне үстерергә һәм элемтәләрне ныгытырга ярдәм итәчәк.
Остаханәләрне ачу, шулай ук, “Фән” гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыруга ярдәм итә.
Фото: putokt.rbsmi.ru
Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/
#национальныепроекты;#нацпроекты;#региональныепроекты;#регпроекты;#нацпроектыБашкортостан
Читайте нас: