+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
28 сентябрь 2020, 11:09

“Авыл тренеры” программасы гамәлдә

"Бүген мин авыл тренеры программасы кысаларында акчалата сертификатлар тапшырдым. Программаның илдә аналоглары юк. Спорт шәһәрдә генә түгел, авыл җирлегендә дә үссен өчен, без бу программаны башлап җибәрдек. Халыкның 40 проценты диярлек безнең авылларыбызда яши һәм без шәһәр кешеләре өчен генә түгел, авыл кешеләре өчен дә уңайлы тормыш булдырырга тиеш.

"Бүген мин авыл тренеры программасы кысаларында акчалата сертификатлар тапшырдым. Программаның илдә аналоглары юк. Спорт шәһәрдә генә түгел, авыл җирлегендә дә үссен өчен, без бу программаны башлап җибәрдек. Халыкның 40 проценты диярлек безнең авылларыбызда яши һәм без шәһәр кешеләре өчен генә түгел, авыл кешеләре өчен дә уңайлы тормыш булдырырга тиеш. Балаларны төрле секциягә, яхшы тренерга җибәрү мөмкинлеге булмаса, бу уңайлы тормышмы соң? "- диде Башкортстан Хөкүмәте рәисе Андрей Назаров.
Бүгенге көндә 11 спорт төре буенча беренче 15 тренер ачыкланган. Аларның һәрберсенә 600 мең сумлык сертификат биреләчәк. Әлеге программа киләсе елда да дәвам итәчәк.
Программа Владимир Путинның май указларына ярашлы “Сәламәтлек” милли пректын тормышка ашыруга булышлык итәчәк.
Чыганак: https://omet-rb.rbsmi.ru/
Фото: ачык чыганактан
#национальныепроекты;#нацпроекты;#региональныепроекты;#регпроекты;#нацпроектыБашкортостан
Читайте нас: