+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
29 сентябрь 2020, 11:39

Һәр бала сыйфатлы белем алсын!

Бүген, 29 сентябрьдә, бөтен ил буенча “Үсеш ноктасы” үзәкләре ачылу Бөтенрусия марафоны узачак.Бүген Мәгариф һәм фән министры Айбулат Хаҗин туры эфирда 2020 елда “Үсеш ноктасы” үзәкләре булган республика мәгариф учреждениеләре белән элемтәгә чыгачак.“Мәгариф” гомумдәүләт проекты кысаларында агымдагы елның сентябрендә бөтен ил буенча Русия Мәгариф министрлыгы “Үсеш үзәге”нең 2951 санлы һәм гуманитар профильле мәгариф үзәге ачылды.

Бүген, 29 сентябрьдә, бөтен ил буенча “Үсеш ноктасы” үзәкләре ачылу Бөтенрусия марафоны узачак.
Бүген Мәгариф һәм фән министры Айбулат Хаҗин туры эфирда 2020 елда “Үсеш ноктасы” үзәкләре булган республика мәгариф учреждениеләре белән элемтәгә чыгачак.
“Мәгариф” гомумдәүләт проекты кысаларында агымдагы елның сентябрендә бөтен ил буенча Русия Мәгариф министрлыгы “Үсеш үзәге”нең 2951 санлы һәм гуманитар профильле мәгариф үзәге ачылды. Шуларның 42се — Башкортстанда. 2019 елдан бирле республиканың 59 муниципаль районында авыл һәм кече шәһәрләре мәктәпләрендә 175 шундый үзәк булдырылган. Аларда укучылар иң заманча җиһазларда “Технология”, “Информатика”, “Тормыш хәвефсезлеге нигезләре” фәннәрен өйрәнә, төрле түгәрәкләрдә шөгыльләнә.
Марафон кысаларында агымдагы елда барлыкка килгән “Үсеш ноктасы” үзәкләре турыдан-туры элемтәгә чыгачак. Үзәкләрнең дәрәҗәле кунаклары — муниципаль районнар һәм шәһәр округлары хакимиятләре вәкилләре — муниципаль берәмлек территориясендә “Мәгариф” гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәләре, шул исәптән авыл мәктәп укучылары алдында ачыла торган яңа мөмкинлекләр турында сөйләячәк.
2019 елда булдырылган “Үсеш нокталары” педагоглары кыска онлайн-дәресләр һәм осталык дәресләре үткәрәчәк, укучылар “Үсеш ноктасы”үзәкләрендә ирешкән уңышлары һәм казанышлары турында сөйләячәк.
Туры эфирда аралашканнан соң, республиканың барлык мәктәпләре Русия мәгариф министры Сергей Кравцов үткәргән Бөтенрусия марафонына тоташа алачак.
"Без һәр бала, ул кайда гына яшәсә дә, сыйфатлы белем алсын һәм үз талантын үстерсен өчен омтылабыз, — ди Сергей Кравцов. —“Мәгариф” гомумдәүләт проекты кысаларында авылларда һәм кече шәһәрләрдә 27 мең мәктәп заманча җиһазлар белән тәэмин ителәчәк”.
“Үсеш ноктасы” үзәкләре мәктәпләрнең визит карточкасына әйләнә. Яңа җиһазлар, фирма логотиплары, ремонтланган кабинетлар — болар барысы да балаларны һәм ата-аналарны җәлеп итә, педагогларны рухландыра.
Үзәк педагоглары иң заманча тенденцияләргә йөз тотсын өчен аларны онлайн һәм офлайн форматта укыталар. “Үсеш ноктасы”нда эшләү өчен инде 20 меңнән артык укытучы квалификация күтәрү курслары узган.
“Үсеш ноктасы"нда укучылар яңа заманча компьютерларда, 3D-принтерларда эшли, квадрокоптерлар белән идарә итә, виртуаль чынбарлыкны үзләштерә. Шулай ук укучылар түгәрәкләргә языла, шахмат уйнарга өйрәнә яки үз медиапродуктларын булдыра ала.
Русия Мәгариф министрлыгының “Үсеш ноктасы” үзәкләре ярдәмендә бөтен ил буенча, шул исәптән авылларда һәм ерак районнарда яшәүче укучылар каникулларын хәтта пандемия шартларында да кызыклы үткәрә алды: “Үсеш ноктасы” базасында онлайн-лагерьлар, онлайн-түгәрәкләр эшләде, читтән торып шахмат турнирлары узды.
2019-20 елларда Башкортстанның 60 меңнән артык авыл укучысы “Үсеш ноктасы” үзәкләрендә яңа җиһазларда гомуми белем бирү һәм өстәмә программаларны үзләштерү мөмкинлегенә ия булды.
Фото: bashinform.ru
Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/
#национальныепроекты;#нацпроекты;#региональныепроекты;#регпроекты;#нацпроектыБашкортостан
Читайте нас: