+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
29 сентябрь 2020, 11:46

Шәхси эшкуарлар да зур транспортка күчә

Уфа пассажирлар ташу базарында эшләүче, шәхси компанияләрнең берсе 9 зур сыйдырышлы МАЗ автобусы сатып алды. Транспорт навигация системалары, кондиционерлар, сөйләм автоинформаторлары белән җиһазландырылган һәм хәрәкәте чикләнгән кешеләр өчен "Торак һәм уңайлы шәһәр мохите" программасына туры килә.

Уфа пассажирлар ташу базарында эшләүче, шәхси компанияләрнең берсе 9 зур сыйдырышлы МАЗ автобусы сатып алды. Транспорт навигация системалары, кондиционерлар, сөйләм автоинформаторлары белән җиһазландырылган һәм хәрәкәте чикләнгән кешеләр өчен "Торак һәм уңайлы шәһәр мохите" программасына туры килә. Гомумән алганда, MАЗ ларның характеристикалары «Башавтотранс» өчен сатып алынган ЛиАЗ һәм НефАЗ автобуслары параметрлары белән туры килә.
Уфада транспорт реформасы проблемаларының берсе, законсыз автобуслар базардан киткәннән соң, автобуслар кытлыгы сизелә. 2018 елның сентябрендә законсыз эшләүче компанияләр микроавтобуслары саны, якынча 4 мең берәмлек дип бәяләнде. Хәзер шәһәрдә, якынча 2,9 мең берәмлек җәмәгать транспорты бар, шул исәптән 2,7 мең автобус, 134 троллейбус һәм 85 трамвай. Шуларның 2 меңнән артык автобус шәхси йөртүчеләрнеке һәм якынча 600 «Башавтотранс”ныкы. Шәхси эшкуарларның да зур сыйдырышлы автобуслар сатып ала башлавы транспорт кытлыгын киметер, дигән ышаныч тудыра.
Бу Владимир Путинның май указларына ярашлы “ Торак һәм уңайлы шәһәр мохите” милли проектын тормышка ашыруга булышлык итәчәк.
Чыганак: https://omet-rb.rbsmi.ru/
Фото: Уфа шәһәр хакимияте
#национальныепроекты;#нацпроекты;#региональныепроекты;#регпроекты;#нацпроектыБашкортостан
Читайте нас: