-6 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
30 сентябрь 2020, 11:04

Берьюлы ике кешегә барып менгән

27 сентябрь кичендә Дәүләкән авылының Икенче Загородная урамында юл һәлакәте булган.

27 сентябрь кичендә Дәүләкән авылының Икенче Загородная урамында юл һәлакәте булган.
Кызганычка каршы, авариядә үлүче бар. БР буенча ЮХХДИ матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, шушы авылда яшәүче 57 яшьлек ир, «ВАЗ-2114» машинасында хәрәкәт итеп, юлда 54 һәм 42 яшьлек ирләрне таптаган. Машина бәрдерү аркасында 42 яшьлек ир ашыгыч ярдәм килеп җиткәнче үк җан биргән, икенче кешене дәваханәгә озатканнар. Авария ясаучы водительнең исерек булуы билгеле. ЮХХДИ инспекторлары вакыйганы тикшерә башлаган.
Чыганак: bashinform.ru
Фото: БР буенча ЮХХДИнең матбугат хезмәтеннән.
Читайте нас в