-3 °С
Кар
Барлык яңалыклар
Новости
30 сентябрь 2020, 10:59

Әгәр коронавируска каршы прививка ясатудан баш тартсаң...

Укытучыларны эштән җибәрмәсләрме?Мәгариф министрлыгында мәктәп укытучыларын коронавирустан прививка ясатудан баш тартсалар да, эштән җибәрмәячәкләр, дип белдерәләр. Бу хакта Дәүләт думасының Табигый ресурслар, милек һәм җир мөнәсәбәтләре комитеты рәисе Николай Николаевның мөрәҗәгатенә ведомство җавабында әйтелә.

Укытучыларны эштән җибәрмәсләрме?
Мәгариф министрлыгында мәктәп укытучыларын коронавирустан прививка ясатудан баш тартсалар да, эштән җибәрмәячәкләр, дип белдерәләр. Бу хакта Дәүләт думасының Табигый ресурслар, милек һәм җир мөнәсәбәтләре комитеты рәисе Николай Николаевның мөрәҗәгатенә ведомство җавабында әйтелә.
"Мәгариф учреждениесе хезмәткәрен COVID-19га каршы иммунизациядән, коронавируска һәм антитәнчекләргә тестлар бирүдән баш тарткан өчен эштән азат итү яки эштән җибәрү РФ Хезмәт кодексында каралмаган", — диелә документта.
Элегрәк Русия мәгариф министрының беренче урынбасары Дмитрий Глушко мәктәп хезмәткәрләренә коронавирустан ирекле рәвештә вакцинация ясарга тәкъдим итәчәкләр, дип белдерде.
Фото: activityedu.ru
Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/
Читайте нас: