+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Новости
30 сентябрь 2020, 11:00

"Ковид" койкаларының 90 проценты тулган

Илдә коронавирус инфекциясенә бәйле хәл катлаулана.Русия дәваханәләрендә COVID-19 коронавирус инфекциясе белән авыручылар өчен билгеләнгән койкаларның 90 проценты диярлек тулган. Бу хакта Русия сәламәтлек саклау министры ярдәмчесе Алексей Кузнецов хәбәр итте.

Илдә коронавирус инфекциясенә бәйле хәл катлаулана.
Русия дәваханәләрендә COVID-19 коронавирус инфекциясе белән авыручылар өчен билгеләнгән койкаларның 90 проценты диярлек тулган. Бу хакта Русия сәламәтлек саклау министры ярдәмчесе Алексей Кузнецов хәбәр итте.
Аның сүзләренә караганда, "безнең илдә коронавирус инфекциясе тарала башлаганда, йогышлы пациентларны кабул итүгә 50 меңгә якын урын әзер булган, ә COVID-19 авырулары арткан чорда аларның санын 184 меңгә җиткергәннәр. Соңрак, авырулар саны кимү белән, йогышлы авырулар өчен койкаларның бер өлеше резервка күчерелгән.
Кузнецов билгеләп үткәнчә, табиблар гражданнарны сәламәтлек саклау системасына артык авырлык китермәскә һәм профилактика чараларын үтәргә: җәмәгать урыннарында битлек кияргә, социаль дистанцияне һәм кул гигиена кагыйдәләрен үтәргә, антисептиклардан файдаланырга һәм мөмкин булганча кеше күп булган урыннарда йөрмәскә өндиләр. Авыруның беренче симптомнары булганда медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итәргә кирәк, дигән нәтиҗә ясый сәламәтлек саклау министры ярдәмчесе.
Бүгенге көнгә илдә коронавирустан 20385 кеше үлгән.
Фото: http://moscow-live.ru/
Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/
Читайте нас: