+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
30 сентябрь 2020, 10:45

Йөрәкне саклыйк

29 сентябрь конне – Бөтендөнья йөрәк көне.Ансыз яшәү мөмкин түгел. Иң мөһиме ул. Иң кирәклесе. Тәнебезгә җан өрүче, тәүлегенә 24 сәгать армый-талмый эшләүче мотор. Шуңа да аны саклау, начар гадәтләр белән аның эшчәнлегенә зыян китермәү зарур. Йөрәк сәламәтлегенә җәмәгатьчелек игътибарын юнәлтү өчен шушы бәйрәм булдырылган да инде.

29 сентябрь конне – Бөтендөнья йөрәк көне.
Ансыз яшәү мөмкин түгел. Иң мөһиме ул. Иң кирәклесе. Тәнебезгә җан өрүче, тәүлегенә 24 сәгать армый-талмый эшләүче мотор. Шуңа да аны саклау, начар гадәтләр белән аның эшчәнлегенә зыян китермәү зарур. Йөрәк сәламәтлегенә җәмәгатьчелек игътибарын юнәлтү өчен шушы бәйрәм булдырылган да инде.
Йөрәк көне. Аны үткәрү хакында беренче тапкыр 2012 елда узган халыкара конгресста кардиологлар сүз кузгата. Бу җыелышта коточкыч фактлар телгә алына. Баксаң, ел саен йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан 18 миллионнан артык кешенең гомере өзелә икән. Бу – инфек­цияләрдән булмаган чирләрнең яртысыннан күбрәге. Димәк, инфаркт белән инсультларга һич икеләнмичә “кеше үтерүче” дигән мөһер сугып була.
Конгресста катнашучылар йөрәккә аерым көн багышларга кирәклеге хакында сүз кузгата. Бу көнне табиблар һәм сәламәтлек сагында торучы башка кешеләр йөрәкне саклауның әһәмияте турында чаң сугарга тиеш. Эшне башлап җибәрүчеләр үз алдына зур максат куйган: 2025 елга йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан үлем очракларын 25 процентка киметергә. Моның өчен бөтен илләрдә дә мәгълүмати кампанияләр оештырырга кирәк.
Бәйрәм Русиядә дә билгеләнә.
Бу көнне ничек үткәрергә?
Йөрәк көнендә табиблар һәм журналистлар йөрәк-кан тамырлары системасы сәламәтлегенә игътибарсыз карашның нинди бәлагә китерү ихтималы белән таныштыра. Сәламәт тормышны пропагандалый. Тәмәке тартмаска, физик активлык турында онытмаска, дөрес тукланырга чакыра. Шушы гади генә киңәшләрне үтәгәндә дә, йөрәк авыруларыннан һәм инсульттан үлү очракларын 80 процентка киметеп була, ди белгечләр.
Бөтендөнья йөрәк көнендә, гадәттә, конференцияләр, семинарлар, укыту чаралары уза. Анда белгечләр йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан интегүчеләр белән очраша, сәламәтлеген сакларга теләүчеләргә үз киңәшләрен бирә.
Быел Русиядә Бөтендөнья йөрәк көненә багышлап, 29 сентябрьдән
1 октябрьгә кадәр кардиологларның конгрессы узачак. Үткәрү урыны – Казан шәһәренең “Казан Экспо” халыкара күргәзмәләр үзәге. Чарада илнең бөтен төбәкләреннән катнашучылар булачак. Программада – пленар утырышлар, симпозиумнар, яшь галимнәр конкурсына йомгак ясау, әйдәүче кардиологлар арасында тәҗрибә уртаклашу каралган.
“Йөрәк – искитмәле орган, – ди табиб-кардиолог, медицина фәннәре кандидаты Андрей Харченко. – Олы кешедә аның авырлыгы 300 граммга якын, ә яңа туган баланың йөрәк авырлыгы барлыгы 22 грамм гына, ә бу – гомум тән авыр­лыгының якынча 0,8 проценты”.
“Йөрәгегезнең зурлыгын беләсегез килсә, йодрык төйнәгез. Йөрәгегез шундый зурлыкта булыр”, – ди белгечләр.
Йөрәк хакында тагын берничә кызыклы факт:
1. Олы кешенең йөрәк тибеше минутына 60-85 тапкыр булу норма санала. Ә яңа туган сабыйда – 150 тапкыр.
2. Хатын-кызларның йөрәге ир-атныкына караганда ешрак тибә. Бәлки, шуңадыр да без, хатын-кызлар, хислерәк һәм елаграктыр.
3. Уртача алганда, гомер дәвамында тән “моторы”быз кан тамырлары аша 1,5 миллион баррель тирәсе (1 баррель – 158, 988 литр) канны үткәрә.
4. Галимнәр шуны исәпләгән: югары белемле кешеләрнең йөрәк авырулары белән чирләү куркынычы түбәнрәк. Моны сәламәтлеккә булган игътибарга бәйләп аңлаталар.
5. Куркыныч киноларда күргәнегез бардыр – йөрәкне тәннән тартып чыгаргач та, ул сулкылдавын бераз дәвам итеп тора. Режиссерлар алдашмый. Йөрәк буыннарының үз электр импульслары бар. Алар тәннән ераклашкан очракта да яшәвеннән туктамый. Әлбәттә инде, кислород беткәнче генә.
6. Уңай хисләр – йөрәк-кан тамыр­ла­рының иң яхшы ярдәмчеләре. Көлегез, шатланыгыз һәм, һичшиксез, сәламәт булырсыз!
7. “Йөрәк ярылу” – лирик уйдырма түгел. Озайлы стресс, хисләр нәтиҗәсен­дә организмда йөрәк буыннарына авырлык китерүче гормоннар күбәя. Бу йөрәкнең еш тибешенә һәм хәтта инфарктка да китерергә мөмкин. Моның турында онытмагыз һәм барлык проблемаларны да тыныч кына ерып чыгарга тырышыгыз.
Кыскасы, сәламәт булыгыз, йөрә­гегезне саклагыз!
Айгөл Юлъякшина
Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/
#национальныепроекты;#нацпроекты;#региональныепроекты;#регпроекты;#нацпроектыБашкортостан
Читайте нас: