+2 °С
Кар
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Новости
30 сентябрь 2020, 11:02

Ярты литр аракы эчеп рульгә утырсаң...

Бәләбәй шәһәрендә исерек шофер өлкән яшьтәге хатынны бәрдергән. Бу хәл 28 сентябрьдә төштән соң булган.25 яшьлек егет 75 яшьлек пенсионерны бәрдерә. Ул юл читеннән китеп барган була. Шуннан соң машина кюветка төшеп каплана. Зыян күрүчене "Ашыгыч ярдәм" машинасына кертергә өлгерәләр, әмма ул дәваханәгә барган вакытта үлә.

Бәләбәй шәһәрендә исерек шофер өлкән яшьтәге хатынны бәрдергән.
Бу хәл 28 сентябрьдә төштән соң булган.
25 яшьлек егет 75 яшьлек пенсионерны бәрдерә. Ул юл читеннән китеп барган була. Шуннан соң машина кюветка төшеп каплана. Зыян күрүчене "Ашыгыч ярдәм" машинасына кертергә өлгерәләр, әмма ул дәваханәгә барган вакытта үлә.
Машина йөртүче элегрәк хокукыннан мәхрүм ителгән булган инде. Тикшерү аның канында 1,439 миллиграмм алкоголь тапкан.
- Идарәне югалтып, әбине бәрдердем. Ярты литр аракы эчкән идем. Руль артына утырдым, чөнки такси чакырта алмадым, – ди полициядә егет.
Узган тәүлектә Башкортстан юлларында тугыз юл-транспорт һәлакате теркәлгән, аларда бер кеше һәлак булган һәм ун кеше тән җәрәхәте алган.
Фото: kp.ru
Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/
Читайте нас: