+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
1 октябрь 2020, 11:53

Шәехзадә Бабич рухын шатландырып

Бүген Дүртөйле районында зур чара узды. Халкыбызның бөек шагыйре, азатлык җырчысы Шәехзадә Бабичның туган авылы Әсәндә "Мәдәният" гомумдәүләт проекты кысаларында яңарыш кичергән мәдәният йорты һәм модельле авыл китапханәсе тантаналы рәвештә ишекләрен ачты.

Бүген Дүртөйле районында зур чара узды. Халкыбызның бөек шагыйре, азатлык җырчысы Шәехзадә Бабичның туган авылы Әсәндә "Мәдәният" гомумдәүләт проекты кысаларында яңарыш кичергән мәдәният йорты һәм модельле авыл китапханәсе тантаналы рәвештә ишекләрен ачты. Бәйрәм көнендә Шәехзадә Бабичның якты истәлеген мәңгеләштерүче Бабич бакчасына алмагачлар утыртылды.
Тантанада Башкортстан мәдәният министры урынбасары Ранис Алтынбаев, Язучылар берлеге рәисе Зәки Әлибаев һәм башка мәртәбәле кунаклар катнашты.
Бәйрәмгә килүчеләрне Әсән мәдәният йорты каршында мул көзге ярминкә каршы алды, ә үзешчән артистлар дәртле җыр-биюләрен бүләк итте.
Кызыл тасманы кискәч, яңарган мәдәният йортында Шәехзадә Бабичның тууына 125 ел тулуга багышланган әдәби-музыкаль композиция тәкъдим ителде. Ә модельле авыл китапханәсе беренче китап сөючеләрне каршы алды.
Чарадан тулы репортажны гәзитебезнең киләсе саннарының берсендә укый алырсыз.
Фото: М. Латыйпова.
Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/
#национальныепроекты;#нацпроекты;#региональныепроекты;#регпроекты;#нацпроектыБашкортостан
Читайте нас: